«Татарстанда Чиста булачак!» Россия Федерациясе Президенты гранты кысаларында Буа шәһәрендә экологик бәйрәм үткәрелде

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Исәбе буенча өченче бәйрәм Буа халкын экологик мастер-класслар, интерактив дәресләр һәм конкурслар белән сөендерде, алар актуаль экологик темаларга игътибар җәлеп итүгә юнәлтелгән иде.

Бәйрәмнең 11 мәйданчыгында җанлы программа барды: территориядә рәсем сәнгате зонасы, экосумкаларны бизәү, Дармарка әйберләренең бушлай маркеты, икенчел чимал җыю һәм сукбай хайваннар өчен азык җыю оештырылды. Шулай ук, чара барышында кунаклар үзләрен «Маҗаралар елгасы» дип аталган тематик квест-уенда сынап карады, аның аша призлар һәм бүләкләр уйнатуда катнашу мөмкинлегенә ия булдылар.

Балалар да, өлкәннәр дә чарада актив катнашты, үзләренең экологик белемнәрен һәм күнекмәләрен тулыландырды, экологик һәм сувенир продукциясе алды.

Республикада киләсе ЭКОбәйрәм 13 сентябрьдә Арча шәһәрендә узачак, кушылыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International