Җир асты байлыкларыннан файдалану шартларын бозган өчен «Лаишевоагрохимсервис» АҖ 300 мең сум күләмендә штраф түләгән

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары 5-ГР хисаплылыгын тикшерү барышында табылган һәм җир асты байлыкларында калдырылган файдалы казылма – карбонат токымнары запаслары турында дөрес булмаган мәгълүматлар булуын ачыклаган. Белешмәләр оешма тарафыннан 2019 елда Пелев ятмасы буенча тапшырылган булган. 

Лицензия шартларын бозган өчен юридик зат Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядә каралган шартларны һәм (яки) билгеләнгән тәртиптә расланган техник проект таләпләрен бозып файдалану» дигән 7.3 статьясының 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International