Россиядә тест режимында хәвефлелекнең I һәм II классларына караган калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тоту буенча ДМС эшли башлаган

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Эшчәнлеге нәтиҗәсендә хәвефлелекнең I һәм II классларына караган калдыклар барлыкка килә торган Татарстан предприятиеләре, шулай ук хәвефлелекнең I һәм II классларына караган калдыклар белән эш итүче операторлар хәвефлелекнең I һәм II классларына караган калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тоту буенча дәүләт мәгълүмат системасын (ГИС ОПВК) тестлаштыруда катнашырга чакырыла. Исегезгә төшерәбез, дәүләт мәгълүмат системасына тест уздыру чарасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән «Федераль экологик оператор» ФДУП (элек – «РосРАО» ФДУП) арасында төзелгән хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында гамәлгә ашырыла.

Барлык кирәкле мәгълүмат «ФЭО» ФДУП рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә «ОПВК ГИС федераль схемасы» бүлекчәсендә урнаштырылган (http://rosrao.ru/deyatelnost/federalnaya-sxema-i-gis-obrashheniya-s-otxodami-i-ii-klassov/).

Оператив хезмәттәшлек өчен:

тел.: +7 (495) 710-76-48, өст. (1308), e-mail: LaALapina@rosfeo.ru;

тел.: +7 (495) 710-76-48, өст. (1174), e-mail: RASataev@rosrao.ru

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында»гы федераль закон нигезендә, эшчәнлек нәтиҗәсендә хәвефлелекнең I һәм II классларына караган калдыклар барлыкка килә торган хуҗалык субъектлары:

- милектә яки башка төрле законлы нигездә хәвефлелекнең I һәм II классларына караган калдыклар зарарсызландыру һәм (яки) урнаштыру объектлары булганда, әлеге калдыклар белән эш итүне мөстәкыйль гамәлгә ашыра. Башка очракларда, әлеге калдыкларны хәвефлелекнең I һәм II классларына караган калдыклар белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәтүгә килешүләр нигезендә федераль операторга тапшыра;

- хәвефлелекнең I һәм II классларына караган калдыклар белән эш итү буенча федераль оператор белән хәвефлелекнең I һәм II классларына караган калдыклар белән эш итү буенча хезмәт күрсәтүгә килешү төзүдән баш тартырга хокуклы түгел, хәвефлелекнең I һәм II классларына караган калдыклар белән мөстәкыйль эш итү очракларыннан тыш.

Хәвефлелекнең I һәм II классларына караган калдыклар белән эш итү буенча федераль оператор белән килешү төзү зарурлыгы турындагы таләпләр Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан хәвефлелекнең I һәм II классларына караган калдыклар белән эш итү буенча федераль схема расланганнан соң 1 календарь елы узгач кулланыла (2020 елда планлаштырыла). Эшчәнлеге нәтиҗәсендә хәвефлелекнең I һәм II классларына караган калдыклар барлыкка килә торган хуҗалык итүче субъект белән  I-IV класслы куркыныч калдыклар белән эш итү эшчәнлегенә лицензиясе булган хуҗалык итүче субъект арасындагы килешү 2009 елның 26 июлендәге 225-ФЗ номерлы федераль закон үз көченә кергән көнгә кадәр төзелгән булса, аның гамәлдә булу вакыты хәвефлелекнең I һәм II классларына караган калдыклар белән эш итү буенча федераль схема Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган көннән башлап 1 календарь елы үткәнчегә кадәр билгеләнгән.

Яңа системага күчү үзенчәлекләре белән шулай ук 2020 елның 2 сентябрендә «100% Татарстан» Интернет-ресурсы архивында танышырга мөмкин: «Терекөмешле калдыклар белән эш итү системасын оештыру һәм Татарстан Республикасында хәвефлелекнең I һәм II классларына караган калдыклар белән эш итү буенча дәүләт мәгълүмат системасын гамәлгә кертү» (2 сцена) панель дискуссиясе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International