ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Васильево шәһәр тибындагы поселогында 2019 елда «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында төзелә башлаган чистарту корылмаларындагы эшләр төгәлләнеп килә. Корылмалар «Салават Күпере» торак комплексының ташландык суларын кабул итәчәк.


15
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Авиатөзелеш районындагы Ленинград урамы буенча законсыз чүплек урынын ачыклаган. Зур габаритлы калдыклар һәм тораклардан сортларга аерылмыйча чыгарылган чүп-чарның гомуми мәйданы 300 кв. метр тәшкил итә.


14
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

13 сентябрь көнне Арча шәһәренең Җиңү паркында «Татарстанда чиста булачак!» дигән актыккы экологик бәйрәм булып узган. Катнашучылар өчен экологик мастер-класслар һәм интерактив мәйданчыклар оештырылган, шулай ук бүләкләр уйнатылган.

Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 5524 мөрәҗәгать кергән.

Шуларның 2009 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.


11
сентябрь, 2020 ел
җомга

Эколаборатория ничек оештырылган, инспекторлар ролендә булуы җиңелме, һаваның чисталыгы ничек тикшерелә? Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре Азнакай шәһәре гимназиясенең 3 сыйныф укучылары өчен танып-белүле һәм кызыклы экскурсия үткәрде.

9.00 сәгатьтән башлап Яр Чаллы халкы «Прибрежный» паркындагы «Сделаем! 2020» Бөтендөнья чисталык көненә чакырыла, ә 13:00 сәгатьтә Җиңү паркында «ЭкоОсень» интерактив экология фестивале башлана.

2020 елның 19 сентябрендә «Зеленая Россия» бөтенроссия өмәсе һәм «Вода России» бөтенроссия акциясе кысаларында, «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында Изумрудное (Юдино поселогы) һәм Лебяжье күлләре территорияләрен чистарту буенча экологик акция үткәрелә.


10
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Чара «Экология» илкүләм проектының 2020 елгы барлык юнәлешләрен гамәлгә ашыруга йомгак ясауга багышланган. Оештыручысы булып «Чиста ил» калдыклар белән эш итү өлкәсендә оешмалар, операторлар һәм белгечләр ассоциациясе тора.

Бүген Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Министрлыкка беркетелгән Нурлат районында булды, анда ул социаль әһәмиятле объектларны ачуда катнашты.


9
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы «ЭКОлидер-2020» республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлавы турында игълан итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International