Экологлар күрсәтмәсе буенча «Бәкер» шифаханәсе чистарту корылмаларын үзгәртеп коруга 2,2 млн.сум акча юнәлдерәчәк

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Чистарту системасының хәзерге торышы Каратай елгасына агып чыга торган пычраткыч матдәләрнең берничә мәртәбә артуына китергән. Аммоний, нитрит, фосфат микъдарлары буенча арту күзәтелгән. Су объектына китерелгән зыян экологлар тарафыннан 2,2 млн. сумга бәяләнгән.  Хәзер Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары күрсәтмәсе нигезендә әлеге сумма табигатьне саклау чарасына юнәлдерелергә тиеш. Чаралар агып чыга торган суның сыйфатын билгеләнгән нормативларга җиткерергә тиеш.

Хәзерге вакытта предприятие тарафыннан эшләр башланган, биологик чистарту корылмаларын үзгәртеп кору 2021 елның сентябрендә тәмамланырга тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International