Игътибар! «Эколидер» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы «ЭКОлидер-2020» республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлавы турында игълан итә. Анда катнашу өчен иң экологик предприятиеләр, уку йортлары, җәмәгатьчеләр, әйләнә-тирәлек проблемаларына битараф булмаган гражданнар, шулай ук ел дәвамында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләре булган журналистлар чакырыла.

Эшләр түбәндәге төркемнәр һәм номинацияләр буенча кабул ителә:

Оешмалар һәм шәхси эшкуарлар:

- нефть һәм газ сәнәгате;

- төзелеш сәнәгате;

- торак-коммуналь комплекс;

- агро- һәм урман сәнәгате;

- мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү;

- гомуми белем бирү оешмаларында экологик белем бирү;

- югары белем бирү оешмаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү.

 Җирле үзидарә органнары:

- муниципаль район территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казаныш өчен;

- шәһәр территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казаныш өчен;

- авыл җирлеге территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казаныш өчен.

 Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар:

- иҗтимагый берләшмәләр;

- гражданнар;

- халык контроле.

 Массакүләм мәгълүмат чаралары:

- иң яхшы телесюжет;

- иң яхшы радиосюжет;

- электрон массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы материал;

- вакытлы матбугатта иң яхшы мәкалә.

Конкурска материаллар 2020 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә. Йомгак ясау 2020 елның IV кварталына планлаштырылган. Чара җәмәгатьчелек игътибарын әйләнә-тирәлекне саклау, экологик куркынычсызлык проблемаларына җәлеп итү, шулай ук предприятиеләрнең табигать саклау эшчәнлеген хуплау максатында үткәрелә.

Белешмәләр өчен телефон: 8(843)2676811, журналистлар өчен: 8(843)2676822.

Гаризалар кабул итү:

- оешмалар һәм шәхси эшкуарлар Anastasia.Merdyukova@tatar.ru,

- җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар Anisa.Mannapova@tatar.ru

- массакүләм мәгълүмат чаралары eco.press@tatar.ru

Конкурс нигезләмәсе белән ТР Экология министрлыгы сайтының «Министрлык эшчәнлеге» - «Конференцияләр, конкурслар, СЮ КОларга ярдәм» - Конкурслар - «Эколидер» – 2020» бүлегендә танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/2020-4603649.htm

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International