19 сентябрьдә Автокалада берьюлы ике зур эко-чара узачак

2020 елның 11 сентябре, җомга

9.00 сәгатьтән башлап Яр Чаллы халкы «Прибрежный» паркындагы «Сделаем! 2020» Бөтендөнья чисталык көненә чакырыла, ә 13:00 сәгатьтә Җиңү паркында «ЭкоОсень» интерактив экология фестивале башлана.

Өмә плоггинг – массакүләм йөгерү форматында узачак, анда ашыкмыйча йөгереп чүп-чар җыелачак. Чараны оештыручылар – Экорассвет экологик хәрәкәте, «Орион» яшьләр үзәге, «СПП» ҖЧҖ билгеләп үткәнчә: «Безнең шәһәр – без һәм безнең балалар яшәгән атмосферага һәркем үзеннән өлеш һәм ярдәм кертә торган, барыбыз бергә булган урын».

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе һәм шәһәр Башкарма комитеты ярдәме белән «ЭкоРассвет» IV Төбәк «ЭкоОсень» экология фестивален үткәрә. Чара программасында – балалар һәм яшүсмерләр өчен экологик темага кызыклы һәм танып-белү уеннары, иҗади мастер-класслар, концерт программасы, икенчел чималны эшкәртү темасына күргәзмә-презентацияләр, эшләнмәләр ярминкәсе .  Моннан тыш, макулатура кабул итү, китап әйләнеше һәм дармарка (әйберләр бүләк итеп бирү) оештырылачак.

Теләге булган һәркемне чакырып калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International