2020 елның 24-26 ноябрь көннәрендә «Сколково» инновацияләр үзәге технопаркындә «Чиста ил» II халыкара форум-күргәзмәсе үткәрелә

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Чара «Экология» илкүләм проектының 2020 елгы барлык юнәлешләрен гамәлгә ашыруга йомгак ясауга багышланган. Оештыручысы булып «Чиста ил» калдыклар белән эш итү өлкәсендә оешмалар, операторлар һәм белгечләр ассоциациясе тора.

Форум-күргәзмә өч көн дәвамында узачак. Эш программасы төрле тематик сессияләрен һәм конференцияләрне үз эченә ала. Кунаклар яңа эшләнмәләр белән танышачак, илкүләм проектның барлык юнәлешләре буенча стратегик күрсәткечләргә ирешү өчен кулланыла торган Россия һәм чит ил җитештерүендәге техника күргәзмәсен караячак.

Чарада Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары, иң эре техника җитештерүчеләр, технологияләр эшләүчеләр, калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары һәм башка катнашучылар булачак.

Тулырак мәгълүмат https://forum.cleancountry.ru/ сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International