Бүген Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Министрлыкка беркетелгән Нурлат районында булды, анда ул социаль әһәмиятле объектларны ачуда катнашты. Александр Шадриков, район башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән бергә, тантаналы рәвештә «Киләчәк» иҗат үзәген, «Тулпар» спорт сараен һәм Урта Камышлы авылында нефть сәнәгате хезмәткәрләре өчен күп фатирлы торак йортны ачтылар.