Барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү максатында, чаралар онлайн-форматта Zoom ярдәмендә үткәрелде.
Балалар табышмакларга җавап биреп, уен биремнәрен үтәп, урманда гомер итүче тереклек ияләре белән танышкан, хайваннар һәм үсемлекләр өчен гомуми йорт буларак урман турындагы белемнәрен ныгыткан, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшергән.
Суд карары буенча оешмага 50 мең сум күләмендә административ штраф салынган. Юридик зат Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары таләпләрен үтәүдән читләшкән, атап әйткәндә, соратып алынган мәгълүматларны вакытында тапшырмаган.
ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Васильево бистәсенең Ленин урамы буенча төзелеш һәм ремонт эшләреннән калдыклары булуын ачыклаган.
Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Александр Шадриков рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды.
Татарстан Республикасының мәгариф учреждениеләре «Башка планета» халыкара экология квестында катнаша ала. Команданы укытучы (яки уку йортының башка вәкиле) һәм студентлар тәкъдим итә.
Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Кече Шилнә авыл җирлеге территориясендә гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча Шилнә елгасына керү урынын чикләү очрагын ачыклаган. Тикшерү барышында ике җир кишәрлеге милекчеләренең табигать саклау законнарын бозуы ачыкланган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәттә калдыкларны туфракка ташлаган компаниянең гаепле булуын раслаган. Хокук бозучыга карата 100 мең сум күләмендә административ штраф салынган.
Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 8489 мөрәҗәгать кергән.
Шуларның 3941 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.
Исегезгә төшерәбез, киңәшмә органының төп бурычы – югарыда күрсәтелгән өлкәдә оештыру һәм хокукый мәсьәләләрне хәл итү. ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, җир асты байлыкларыннан файдалануда тәртип урнаштыру Министрлыкның өстенлекле бурычы булып тора.