ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә Казан районара табигатьне саклау прокуратурасыннан Зөбәрҗәт күле территориясендә ике мунча-мичкә урнаштырылуы турында хәбәр алынган.
Бүген ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Министрлыкның территориаль идарәләре җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл үткәрде. Елга йомгак ясалды һәм киләсе елда оператив эш таләп итә торган өстенлекле бурычлар билгеләнде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, алга таба төбәк дәрәҗәсендәге дәүләт экология экспертизасын оештыру һәм уздыру буенча вәкаләтләрне гамәлгә ашыру максатында, төбәк дәрәҗәсендәге дәүләт экология экспертизасын уздырганда җәлеп итү өчен штаттан тыш экспертлар реестры актуальләштерә.
Яңа ел – тылсымлы һәм әкияти вакыт, мандарин һәм чыршы исе. Менә-менә могҗиза булыр да, иң изге теләкләр чынга ашыр төсле. Бүген Экология министрлыгы хезмәткәрләренең балалары Яңа ел атмосферасына чумды.
2020 елда Россия Федерациясенең су хуҗалыгы комплексын үстерү буенча күпьеллык федераль максатчан программаны тормышка ашыру төгәлләнә. Бу елларда Татарстан Республикасы территориясендә дә бик күп проектлар гамәлгә ашырылды.
2020 елның 18-20 декабрендә Казанда, «Байтик», «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәтенең республика слеты булып узды. Республиканың 17 шәһәреннән һәм районыннан экологик берләшмәләрнең активистлары экология, табигатьтән файдалану һәм техносфера куркынычсызлыгы өлкәсендәге һөнәрләр турында тагын да күбрәк белү өчен бергә җыелды.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында ел йомгаклары буенча территориаль идарәләр хезмәткәрләрен билгеләделәр. Бүләкләрне ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков тапшырды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды. Чарада ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, шулай ук галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре һәм Министрлык хезмәткәрләре катнашты.
Ел башыннан бирле Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 8581 мөрәҗәгать алынган.
Шуларның 3962 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары 2020 елның гыйнварында ук Лениногорск предприятиеләренең берсе тарафыннан ташлана торган юынты суларның сыйфатын тикшерә башлаган.