Су объекты территориясендә үзирекле тәртиптә мунча-мичкәләр урнаштырылган. Закон бозучы җаваплылыкка тартылган

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә Казан районара табигатьне саклау прокуратурасыннан Зөбәрҗәт күле территориясендә ике мунча-мичкә урнаштырылуы турында хәбәр алынган. Инспекторлар әлеге кишәрлеккә барып, табигать саклау законнары бозылу очрагын ачыклаган, ә атап әйткәндә: су объектын үзирекле тәртиптә биләп алганнар.

Физик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  «Су объектын үзирекле тәртиптә биләп алу яки аннан билгеләнгән шартларны бозып файдалану» дигән 7.6 ст. буенча беркетмә төзелгән.  Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.42 ст. буенча җаваплылыкка тарту өчен, су саклау зонасында автомобиль урнаштырган кешене ачыклау өчен, ЮХИДИ идарәсенә рәсми мөрәҗәгатьләр юлланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International