2020 елда Россия Федерациясенең су хуҗалыгы комплексын үстерү буенча күпьеллык федераль максатчан программаны тормышка ашыру төгәлләнә. Бу елларда Татарстан Республикасы территориясендә дә бик күп проектлар гамәлгә ашырылды. Аерым алганда, 2015-2019 елларда гомуми суммасы 570,7 млн сумлык 28 гидротехник корылмага капиталь ремонт ясалган, шуларның 248,9 млн сумы – федераль акчалар, ТР бюджетыннан – 321,8 млн сум. 18 меңнән артык кеше якланган, 2,1 млрд. сумлык зыян булдырылмый калган.
Узып бара торган агымдагы, соңгы елда федераль максатчан программаны тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама шәһәрендә 2 км дан артык озынлыкта койма дамбасы үзгәртеп корылды. Шәһәр һәм шәһәр яны халкын, балаларны савыктыру буенча берничә лагерьне, йөзләгән бакча-яшелчәчелек участокларын һәм инженерлык инфраструктурасы объектларын яклау тәэмин ителгән. Шулай ук Лаеш районының Имәнкискә авылында Куйбышев сусаклагычының Кама елгасы ярлары ныгытылган, гомуми суммасы 88,5 млн сумлык 19 гидротехник корылмага капиталь ремонт ясалган.
Су мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләр кысаларында федераль бюджет акчалары хисабына бу елларда 24 чара гамәлгә ашырылган, шул исәптән 22,5 км озынлыкта елгалар чистартылган һәм аларның үзәннәре турайтылган, нәтиҗәдә су басу хәтәре һәм халыкка тискәре йогынты бетерелгән. Чаралар 2,9 мең кешедән артык халыкны саклап калырга, шулай ук мөмкин булган матди югалтуларны 1 млрд.сумнан артык суммага киметергә мөмкинлек биргән. Җирдә су саклау зоналары һәм яр буе саклау полосалары чикләрен 1300дән артык махсус мәгълүмат билгеләре белән беркетү эшләре башкарылган, гомуми озынлыгы 12 мең км булган су саклау зоналары һәм яр буе полосалары чикләре билгеләнгән.
2021 елдан башлап су хуҗалыгы чараларын тормышка ашыру Россия Федерациясенең «Табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм куллану» дәүләт программасы кысаларында дәвам итәчәк. Шулай итеп, киләсе елда федераль бюджет акчаларын җәлеп итеп, Татарстан Республикасы территориясендә 8 гидротехник корылмада капиталь ремонт, шулай ук Мамадыш һәм Буа муниципаль районнарында Ушма һәм Карл елгаларын чистарту һәм тирәнәйтү чаралары дәвам итәчәк.