Бүген ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Министрлыкның территориаль идарәләре җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл үткәрде. Елга йомгак ясалды һәм киләсе елда оператив эш таләп итә торган өстенлекле бурычлар билгеләнде.
«Безнең бурыч, иң беренче чиратта, ул – табигатьне саклау законнары бозылу очракларын кисәтү», – дип ассызыклады министр. Ведомство башлыгы иң беренче максатлардан республикада чистарту корылмаларының эшен билгеләп үтте: ташландык суларны сыйфатлы чистартуны тәэмин итү, шулай ук җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә тәртип урнаштыру.
Территориаль идарәләрнең җитәкчеләре башкарылган эшләр турында хисап тотты. Ел башыннан бирле Министрлыкның дәүләт инспекторлары 5113 хокук бозу очрагын ачыклаган, шуларның 5049ы бетерелгән, бу 98% дигән сүз. Кагыйдә бозучыларга 62,4 млн. сумлык штраф салынган, 14,7 млн.сумлык табигать саклау чаралары үткәрелгән.