Яңа ел – тылсымлы һәм әкияти вакыт, мандарин һәм чыршы исе. Менә-менә могҗиза булыр да, иң изге теләкләр чынга ашыр төсле. Бүген Экология министрлыгы хезмәткәрләренең балалары Яңа ел атмосферасына чумды. Җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр һәм күңелле уеннарда катнаштылар. Балаларны бәйрәм белән котларга Убырлы, Салкын тию, Коткару хезмәте, Кар Кызы һәм Кыш бабай килгән иде. Чара бәйрәмнең төп персонажларыннан бүләк – көмеш яңгыр белән тәмамланды. Балаларның сокландыргыч карашлары һәм соклануы Яңа ел бәйрәменә тагын да күбрәк уңай эмоцияләр өстәде.