Татарстан Республикасы белән «Большая Тройка» ҖЧҖ төзелеш тармагында циркуляр икътисад принципларын кертә башлаячак

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм «Большая Тройка» ҖЧҖ генераль директоры Артем Седов тиешле килешүгә кул куйды.

Яклар Татарстанда «Төзелеш һәм ремонт калдыклары белән эш итү» электрон сервисын эшләтеп җибәрү буенча сынау проектын гамәлгә ашырырга ниятли. Бу базарда катнашучыларны берләштерергә һәм әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны мондый калдыкларны икенчел әйләнешкә җәлеп итү хисабына киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Йомгаклау доклады кысаларында министр Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта төзелеш индустриясе калдыкларына республикада табылган санкцияләнмәгән чүплекләрнең 80%ы туры килә. Иске корылмаларны сүтүгә һәм төзелеш калдыклары чүплеген бетерүгә ел саен зур акчалар тотыла. «Икенчел ресурсларны кулланудан без, төзелеш тармагында циркуляр икътисад принципларын кертеп, максималь икътисадый нәтиҗәгә ирешә алабыз. Төзүче компанияләрнең һәм калдыклар белән эш итү буенча операторларның тармак эчендәге кооперациясе өчен шартлар тудырырга кирәк», – дип өстәде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International