«Водоканал» чистарту корылмаларын реконструкцияләү, «Самосырово» полигонын бетерү һәм ябык цикл икътисадына күчү. Александр Шадриков Экология министрлыгының эш приоритетларын атады

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында Александр Шадриков агымдагы елга эшчәнлекнең төп юнәлешләрен билгеләде. Су объектларын саклау буенча алда торган эш өлешендә ведомство башлыгы «Водоканал» МУП чистарту корылмаларын реконструкцияләүне, Казан шәһәренең ләм кырларын рекультивацияләүне һәм Түбән Кама сусаклагычындагы Күлле нефть ятмасының эшләмәүче торбаларының күтәртеләчәге турында билгеләп үтте. Масштаблы проектлар «Экология» илкүләм проектына кертелгән һәм «Иделне савыктыру» программасы кысаларында тормышка ашырылачак.

«Уникаль су объектларын саклау» – Татарстан Республикасында 2021 елда гамәлгә ашырылачак тагын бер федераль проект булачак. Лаеш районының Державино, Никольское авылларындагы объектларны һәм Мамадышта Нократ елгаларын чистарту күздә тотыла. Бер үк вакытта, Су ресурслары федераль агентлыгы белән берлектә, проектны алга таба гамәлгә ашыру өчен, Яр Чаллы шәһәрендә Мәләкәс елгасын чистарту буенча проект-смета документациясе әзерләнә. «Мөмкин кадәр тизрәк республиканың кече елгалары буенча мониторинг челтәрен җәелдерүгә керешергә кирәк. Ул үз эченә, шул исәптән, күрсәткечләрне онлайн режимда күзәтеп бару өчен өслек суларын өзлексез автоматик мониторинглау системасын кертергә тиеш», – дип өстәде министр.

Казанда атмосфера һавасының сыйфатына кагылышлы мәсьәләне хәл итү дә быелның өстенлекле бурычы сыйфатында куелган. «Самосырово» һәм «Восточный» каты коммуналь калдык полигоннары йогынтысы зонасында яшәүче халыктан шикаятьләр килү дәвам итә. Чистарту корылмаларын системалы мониторинглауны оештыру һәм төзү Самосырово полигонын рекультивацияләү һәм аны «Чиста ил» федераль проекты кысаларында актив дегазация системасы белән җиһазландыру чаралары белән тулыландырылачак. Александр Шадриков гыйнвар аенда проектны эшләү өчен аукцион үткәрелүе хакында билгеләп үтте – Казан шәһәре Башкарма комитетына барлык документларны әзерләргә кирәк.   

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында биологик төрлелекнең сирәк төрләре санын саклап калу максатларында «Ак Барс» песиләренең сирәк төрләрен өйрәнү үзәге оештыру буенча эш алып барыла. Ә халыкка экологик белем бирүне үстерү буенча яңа федераль проект булдыру кысаларында Татарстан Республикасында сынау проекты сыйфатында экологик-белем бирү үзәге төзү тәкъдим ителгән. 

Александр Шадриков хәбәр иткәнчә, 2021 елда өстенлекле бурычларның берсе буларак – Министрлык тармакны цифрлаштыруны билгели. Әйләнә-тирә мохиткә мониторинг мөмкинлекләрен киңәйтергә һәм табигый запасларны чыгару һәм аларның хәрәкәт процессларын тәртипкә салырга тиешле яңа геомәгълүмат системалар оештырып, экологлар мәнфәгатьле ведомстволар белән бергә шөгыльләнәчәк.

«Бүген калдыклар белән эш итү өлкәсендә циркуляр икътисад принципларын кертү – дөнья тренды. Биредә мәнфәгатьле булмаган яклар юк, димәк, моңа барысы да әзерләнергә тиеш: дәүләт структуралары, коммерция секторы, фән һәм гражданнар үзләре дә. Линия икътисадыннан ябык цикл икътисадына күчү тотрыклы үсеш максатларына, бигрәк тә җаваплы куллануга һәм җитештерүгә шактый зур өлеш кертә алачак», – дип йомгаклады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International