«Нәтиҗәләргә түгел, ә сәбәпләргә игътибар итәргә». Александр Шадриков Татарстанда һава пычрануын чикләү чаралары турында сөйләде

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

2020 елда республикада һава саклау законнарын бозуның 330 очрагы теркәлгән. Бу хакта бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Александр Шадриков хәбәр итте.

«Шул ук вакытта республикада атмосфера һавасын саклауга юнәлтелгән комплекслы эш нәтиҗәсендә, һавада үткәрелгән үлчәүләр санына карата ачыкланган зыянлы матдәләр  буенча артыклык дәрәҗәсе ел саен кими бара, һәм 2020 елда бары тик 0,04% тәшкил итә», – дип хәбәр итте министр. Ел дәвамында артып китү очракларының төп саны начар метеорологик шартлар вакытында теркәлгән. Ведомство башлыгы шуны да исәпкә алып, Министрлык тарафыннан ТР Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү тәэмин ителгән, ул мондый шартлар чорында һавага зыянлы матдә чыгару очракларын киметү эшләре регламентлаштырылачак, дип ассызыклады. Шул исәптән, калдыкларны киметергә тиешле объектлар исемлеге дә киңәйтелгән.

Казан шәһәренең Совет районында атмосфера һавасы сыйфатына карата халыктан алынган шикаятьләр елның иң кискен мәсьәләләреннән берсе булган. Проблема турында онытырга була дип сөйләргә иртәрәк әле. «Самосырово» һәм «Восточный» каты коммуналь калдык полигоннарының тискәре йогынтысын бетерү уртак тырышлык таләп итә. Шәһәр башкарма комитетына Самосырово чүплеге йогынтысы зонасында әйләнә-тирә мохит торышына системалы мониторинг оештырырга, ә «ПЖКХ» идарәче компаниясенә «Восточный» каты коммуналь калдык полигоныннан аның картларын сугару өчен чистартылмаган фильтрат куллануны туктатырга һәм чистарту корылмалары төзүне күздә тотарга кирәк. «Алдарак әйтеп үткәнемчә, Самосырово каты коммуналь калдык полигонын рекультивацияләү чараларын проектлауны вакытында тәмамларга кирәк», – дип ассызыклады спикер.

Шул ук вакытта предприятиеләрнең дә уңай өлеше билгеләп үтелде. Әйтик, үткәрелгән чаралар комплексы халыкның «Яратель» кошчылык фабрикасына һәм «Сария» компаниясенә карата шикаятьләрен бетерергә мөмкинлек биргән. 2020 елда АЗСларны рекуперация системалары белән җиһазлау буенча 7 еллык программа да тәмамланган. Планлаштырылган барлык 558 АЗС яңадан җиһазландырылган. Түбән Кама сәнәгать үзәгенең иң эре предприятиеләре өстәмә һава саклау чараларын эшләгән. «ТАИФ-НК» АҖ, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ һәм «ТАНЕКО» АҖ предприятиеләрендә технологик регламентлары һәм җиһазларның авария хәлендәге тукталышларында ремонт эшләрен башкарганда өстәмә зыян ташлау очракларын булдырмау буенча күрсәтмәләр эшләп бетерелгән. Моннан тыш, «ТАНЕКО» һәм «ТАИФ-НК» АҖ атмосфера пычрануга автоматик контроль станцияләре һәм күчмә экологик лаборатория сатып алырга планлаштыра.

Тулаем республика буенча 4 млн. чамасы үлчәү эшләре башкарылган. Атмосфера һавасының сыйфатына ясалган мониторинг шулай ук исәп-хисап мониторинг системасы белән тулыландырылган. 2020 елда эшләрне җәелдерү өчен Алабуга буенча җыелма исәп-хисап системасы булдырылган, Казан һәм Түбән Кама шәһәрләре өчен булган мәгълүматлар базасы актуальләштерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International