Александр Шадриков: «Безнең махсус игътибар предметы – сулыкларның агынты сулары белән пычрануы». Бүген коллегиядә су объектларын саклау өлкәсендәге эш нәтиҗәләре турында сөйләделәр

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

«Бүгенге көндә чистарту корылмаларының 82%ы билгеләнгән нормативларга туры килми. Ел саен су объектларына китерелә торган зыян 650 млн сумнан артык бәяләнә», – дип хәбәр итте йомгаклау коллегиясе кысаларында экология министры Александр Шадриков. Исегезгә төшерәбез, республикада төрле милек формасындагы 181 чистарту корылмасы эшли, шуларның 131е – ташландык суларны су объектларына агыза. «Чагыштырма авырлыкта 10 чистарту корылмасы өлешенә гомуми ташланган пычрак су күләменең 87%ы туры килә. Шуларның 42%ы Казан шәһәренең «Водоканал» МУП чистарткычларыннан агызыла. Әлеге чистарту корылмаларын реконструкцияләү «Иделне савыктыру» федераль программасына кертелгән инде. Әлеге программа буенча эшләр быел башланачак, – дип билгеләп үтте Александр Шадриков.

Доклад кысаларында ведомство башлыгы шулай ук төбәк программасы буенча республика бюджеты хисабына канализация челтәрләрен ремонтлау һәм чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча барлыгы 317 млн сумлык 27 чара үткәрелүе турында хәбәр итте. Тагын 12 чистарту корылмасы дәүләт экологик күзәтчелек нәтиҗәләре буенча күрсәтмәләрне үтәү кысаларында хуҗалык субъектлары тарафыннан реконструкцияләнгән. Бу максатларга бюджеттан тыш 11 млн. сум тирәсе акча бүлеп бирелгән.

Республикада халыкны суның тискәре йогынтысыннан саклау да мөһим бурыч булып тора. 2020 елда иң көтеп алынган проектларның берсе – Түбән Кама шәһәрендәге койма дамбасын реконструкцияләү. Әлеге объект Түбән Кама халкын, өч балаларны савыктыру лагерен һәм инженерлык инфраструктурасы объектларын яклауны тәэмин иткән.

«Уникаль су объектларын саклау» федераль проектын үтәү өлешендә хисап елында үткәрелгән акцияләрдә 100 меңнән артык кеше катнашкан. Чара кысаларында 1,5 мең км дан артык яр линиясе чистартылган. «Вода России» бөтенроссия акциясен үткәрү нәтиҗәләре буенча Татарстан гражданнарның актив катнашуы буенча лидерлар өчлегенә керде. «Су объектларын саклауда күзәтчелек эшчәнлеге дә мөһим роль уйный. Узган ел дәүләт инспекторлары тарафыннан барлыгы 486 хокук бозу очрагы ачыкланган һәм бетерелгән», – дип ассызыклады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International