Александр Шадриков Татарстан Республикасында оборона-сәнәгать комплексы запасларын саклап калу һәм экокерем күләмен арттыру турында сөйләде

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

«Җир асты байлыкларыннан файдалану – төрле дәрәҗәдәге бюджетларның югары керем өлеше. Узган ел экологик кертемнәрдән алынган табыш күләме 1 млрд. сумнан артып киткән, – дип хәбәр итте йомгаклау коллегиясендә экология министры Александр Шадриков. – Шуның белән бергә, җир асты байлыкларыннан файдаланучылар тарафыннан гомумтаралган файдалы казылмаларның бәясен киметүе, шуның нәтиҗәсе буларак, исәпләнгән НДПИ күләменең кимүе дә күзәтелә. Шуның аркасында 2020 елда республика бюджеты якынча 182 млн. сум ала алмыйча калган». Сәүдә йортлары төзү һәм аффилир компанияләрне теркәү юлы белән салым түләүдән качу очраклары ачыкланган.

Лицензия шартларын бозу очраклары да ачыклана һәм чикләтелә, дип билгеләп үтте министр. Хисап елында җир асты байлыкларыннан файдаланучыларга 137 белдерү җибәрелгән, элек ачыкланган фактлар буенча 64 лицензиянең гамәлдә булуы бетерелгән, 79ы туктатылган, шуларның 33е – җир кишәрлекләрен сәнәгать җирләренә күчермәү аркасында.

«Татарстанда бүген гомумтаралган файдалы казылмалар буенча 308 лицензия гамәлдә, алар буенча запаслар үсеше бер ел эчендә 66 млн. м3 тәшкил иткән. Шул ук вакытта республика шуның нибары 15 млн. м3 гына куллана, димәк, запаслар иң амбицияле инфраструктур проектларны гамәлгә ашыруга җитәчәк», – дип ассызыклады Александр Шадриков.  Лицензияләр алу процедурасының үтәкүренмәлелеге өчен барлык аукционнар да электрон сәүдә мәйданчыгына күчерелгән. Моннан тыш, ТР Экология министрлыгы җир асты байлыкларын конкурс нәтиҗәләре буенча файдалануга бирү инициативасы белән чыккан, бу җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның ниятләрен исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәк.

Табигать саклау ведомствосы башлыгы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә нефть чыгару эшләрен алып бару фактларына аерым тукталды – 2020 елда шундый 17 хокук бозу очрагы ачыкланган. Әлеге җирләрдә муниципалитетлар җир контролен мөстәкыйль башкарырга тиеш булса да, фактта Экология министрлыгына законсыз фактлар турында хәбәрләр алынмаган.    

Тулаем алганда, төбәктәге экологик күзәтчелек барышында җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә 350ләп тәртип бозу очрагы ачыкланган, 32 млн.сумнан артык штраф салынган, 6 җинаять эше кузгатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International