Йомгаклау коллегиясенә ММЧ аккредитацияләү башланды

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

2021 елның 27 гыйнварында 14.00 сәгатьтә IT-паркта (Казан, Петербург ур., 52) Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының 2020 елгы эш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлары турындагы йомгаклау коллегиясе утырышы була. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин катнаша.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен аккредитацияләү 2021 елның 25 гыйнварында 17.00 сәгатькә кадәр (843) 267-68-22 телефоны һәм Safiullina.Gulnaz@tatar.ru электрон почтасы аша гамәлгә ашырыла. Журналистның/операторның/фотографның фамилиясен, исемен, атасы исемен, туган көнен, ММЧ атамасын күрсәтергә кирәк.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International