Калдыкларны аралап җыю һәм дөрес утильләштерү. Александр Шадриков йомгаклау коллегиясендә калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эш турында сөйләде

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

1,5 меңнән артык законсыз чүплек юк ителгән, 2000 тәртип бозу очрагы кисәтелгән, 13 млн сумнан артык штраф салынган, шулай ук 14 җинаять эше кузгатылган. ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков 2020 елда калдыклар белән эш итү өлкәсендә башкарылган эшләр турында сөйләде.

Табигать саклау ведомствосы башлыгы үз чыгышында узган ел башланган «Чиста ил» федераль проекты турында сөйләде. Аны гамәлгә ашыру өчен Татарстанга 834 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бу – Саба районының Шәмәрдән авылында нефть пычраткан җирләрне һәм Минзәлә шәһәрендәге чүплекләрне бетерү – ике объектта эшләр тәмамланган. Шулай ук, Түбән Кама районының Прости авылында урнашкан резин техникасы эшләнмәләре чүплеген рекультивацияләү буенча эшләрнең дә төп күләме башкарылган, биологик этап калган.

Министр төзелеш индустриясе калдыклары белән эш итү мәсьәләсенә аерым басым ясады. 2020 елда ачыкланган барлык санкцияләнмәгән чүплекләрнең 80%ы шуларга туры килә. «Иске корылмаларны сүтүгә дә, төзелеш калдыклары чүплеген бетерүгә дә ел саен зур акчалар тотыла. Икенчел ресурсларны кулланудан без, төзелеш тармагында циркуляр икътисад принципларын кертеп, максималь икътисадый нәтиҗәгә ирешә алабыз», – дип хәбәр итте ул.

Калдыклар белән эш итү өлкәсе буенча чыгыш ясаганда, министр искәртеп узганча, Татарстан Республикасы һәм «РосРАО» арасында хезмәттәшлек турында имзаланган Килешү кысаларында куркынычлыкның I һәм II классына караган калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тоту буенча дәүләт мәгълүмат системасына тест үткәрелә. Үткәрелгән эш «Ышанычлы партнер – Экология» россиякүләм конкурсында да билгеләп үтелгән.

«Республика предприятиеләре калдыклар белән куркынычсыз эш итү системасын оештыруга сизелерлек өлеш кертә», – дип ассызыклады спикер. Татарстанда беренче тапкыр эшкәртелгән кургаш-кислоталы аккумулятор батареяларын җыю оештырылды. Түбән Кама шәһәрендә ике кабул итү пункты ачылды инде. Республикада барлыгы шундый 45 нокта урнаштыру планлаштырыла.

Александр Шадриков шулай ук калдыкларны дөрес утильләштерүнең халык арасында актив чагылыш табуын да билгеләп үтте. Гражданнарның экокультурасын күтәрү буенча экологик агарту эше уңай нәтиҗә бирә. Бу өлештә Министрлык уку йортлары һәм эре сәүдә челтәрләре белән актив хезмәттәшлек итә. Әйтик, акция үткәрү чорында «Дюрасел Раша» компаниясе белән республика мәктәпләреннән батарейкалар җыю буенча 17 тонна файдаланылган ток чыганагы чыгарылган, ә бу чорда 58 тонна батарейка җыелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International