Бүген Экология министрлыгы коллегиясе кысаларында күргәзмәдә экологиядә модельләштерүнең яңа технологияләрен тәкъдим иттеләр

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинга innostage ИТ-компаниясе тарафыннан эшләнгән һаваның торышын анализлау моделе тәкъдим ителде. Күргәзмә кысаларында шулай ук «Кориб Металл» ҖЧҖ, «Большая Тройка» ҖЧҖ, «Татармультфильм», «Чиста булачак» ҖЧҖ оешмалары да башкарылган эш нәтиҗәләрен күрсәтте.

2020 елда Вәзгыяти үзәк оештыру кысаларында эшләүчеләр экологик белешмәләр җыю технологияләрен эшләү өчен сынау проекты үткәргән һәм экология өлкәсендә берничә мәгълүмати-аналитик модель төзегән. Һаваның торышын анализлау моделе Экология министрлыгының АСКЗА системасыннан алынган мәгълүматлар нигезендә һава торышы турындагы мәгълүматны һәм предприятиеләрдә теркәлгән пычрану чыганаклары турындагы мәгълүматны оператив рәвештә эшкәртергә мөмкинлек бирә. Аналитик модель әлеге пычрану чыганакларын оператив күзәтеп торырга һәм йогынты ясарга мөмкинлек бирә.

«Экологик проблемалар барлыкка килүгә йогынты ясау тизлеге бик мөһим, һәм Татарстанның Экология министрлыгы бу юнәлештә үз карашларын, методологияләрен һәм чараларын даими камилләштерә. Шунысы куанычлы, ИТ-компанияләрнең вәкилләре экологик проблемаларны хәл итүдә инициатива күрсәтә һәм инновацияле, системалы алымнар тәкъдим итә. Ышанам ки, без ТР Вәзгыяти үзәге һәм Innostage уйлап табучылары белән берлектә эшләнгән модель дәүләт структураларына гына түгел, ә эре бизнес вәкилләренә дә кирәк булачак, бу исә экология өлкәсендә цивилизацияле чишелешләр базарын формалаштыру этапларының берсе булачак», – дип бәяләде Александр Шадриков.

Һава торышын анализлау моделен эшләү – ТР Вәзгыяти үзәге базасында экологик белешмәләр фондын оештыру этапларының берсе. Фонд бердәм мәгълүмати киңлектә аны алга таба эшкәртү һәм анализлау өчен билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International