Росприроднадзор «Экология – һәркемнең эше» халыкара премиясенә старт бирде. Кушылыгыз!

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росприроднадзор) «Экология – һәркемнең эше» халыкара балалар-яшүсмерләр премиясенә старт бирде. Премия яшьләрнең экологик культурасын һәм аңын үстерүгә, балаларны һәм яшүсмерләрне табигать саклау тәртибенә, аларга кызыклы һәм аңлаешлы форматлардан, мәсәлән, флеш-моб яки челленджлардан файдаланып, җәлеп итүгә юнәлтелгән.

Конкурста катнашу өчен Россия территориясендә һәм аннан читтә яшәүче 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге теләге булган һәркем чакырыла. 

Конкурс номинацияләре:

1. «Планетаны бергә саклыйк» – «Эко-этикет», «Минем эко-дөньям» дигән ике номинацияне үз эченә ала. Катнашучыларга үзенең эко-пространствосы турында сөйләргә һәм әйләнә-тирә мохит яхшырак булсын өчен нәрсә эшләвеңне күрсәтергә кирәк.

2. «Минем эко-гаиләм – минем команда» – теләсә кайсы формада һәм жанрда гаиләнең экологик гаилә тәрбиясе темасын ничек популярлаштыруы һәм балаларның һәм үсмерләрнең экологик культурасы дәрәҗәсен арттыруы турында күрсәтергә.

3. «Яшь эко-блогер» – социаль челтәрдә халыкны экологик мәсьәләләрне хәл итү буенча конкрет гамәлләргә этәрүче лайфхаклар яки челленджлар булдырырга һәм урнаштырырга кирәк. Материалда табигатькә сакчыл караш тәҗрибәсе белән уртаклашалар (мәсәлән, полиэтилен, кәгазь, пластиктан баш тарту һ.б.).

4. «Эко-трендлар» – сәламәт яшәү рәвешен һәм экологик иминлекне пропагандалаучы төрле форматларда экологик акция яки флеш-моб үткәрергә кирәк.

5. «Эко-мәктәп» – белем бирү оешмасында 1-2 айга кадәр үткәрелгән һәм чынлыкта уңай нәтиҗә биргән «башыннан алып ахырына кадәр» экологик чара видеоролигын тәкъдим итү.

6. «Эко-проект» – алга таба тормышка ашыру өчен экологик проект концепциясе әзерләү.

7. «Эко-рәсем» – әйләнә-тирәлекне саклау, табигатькә сакчыл караш һәм кече яшьтәге мәктәп укучыларында экологик культура дәрәҗәсен күтәрү темасын популярлаштыру.

8. «Эко-фокус» – фотография ярдәмендә экология темасын популярлаштыру.

9. «Эко-мультфильм» – экологик тематикага анимацион ролик ясау.

10. «Эко-волонтёр» – экологик чараларда катнашучы эко-волонтерларны һәм активистларны ачыклау.

11. «Яшь эко-журналист» – әйләнә-тирәлекне саклау, табигатькә сакчыл караш, балаларның һәм яшүсмерләрнең экологик культурасын арттыру, шулай ук теле һәм радио форматлары өчен контент булдыручы талантлы яшүсмерләрне ачыклау.

12. «Дөньяда экология» (Nomination «Ecology in the world») – чит илдән катнашучының үзе яшәгән төбәктә экологик проблемаларны хәл итүгә уңай тәҗрибәсен, инновациячел карашын тарату. Фәкать чит илләрдән катнашучылар өчен генә.

13. Махсус «ММЧ рупоры» номинациясе – халыкара, федераль һәм төбәктәге ММЧ профессионаллары өчен.

Иҗади эшләрнең презентацияләре һәм видеороликлары ВКонтакте, Instagram, Tik-Tok, YouTube социаль челтәрләренә урнаштырылачак һәм уникаль Премиягә хештегына ия булачак:  #экологияделокаждого, #рпндетям, - икесе рус телендә һәм икесе инглиз телендә - #ecologyiseveryone  #rpnforchildren

Катнашу өчен  https://экологияделокаждого.рф/ сылтамасы буенча гариза тапшырырга һәм тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.

Конкурс эшләрен кабул итү 2021 елның 1 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Конкурс комиссиясе эше һәм «халык жюрие» тавышларын санаганнан соң (социаль челтәрләрдә иң күп карау, лайклар саны), конкурс комиссиясе нәтиҗәләр чыгарачак. Премиядә җиңүчеләрне һәм лауреатларны тантаналы бүләкләү 25 ноябрьдә Мәскәүдәге гала-концертта булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International