«ГЕН УБОРКА» Бөтенроссия экологик акциясенә кушылыгыз!

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Чүп-чарны аерым җыю кагыйдәләре буенча җыештыру чарасы «Экология», «Торак һәм шәһәр тирәлеге» дигән ике илкүләм проект кысаларында үткәрелә. Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте һәм «Эколайн» компанияләр төркеме акцияне үткәрүнең стратегик партнерлары булып тора.

Оештыручылар ил халкын традицион генераль җыештыру эшләрен яңадан карарга һәм аларны калдыкларны аерым җыю принциплары буенча үткәрергә өнди.

Теләге булган һәркем кушыла ала. Акция социаль челтәрләрдә челленджлар белән хуплана. Моның өчен 17 апрельдән 16 майга кадәр аерым җыю принципларын үтәп, «әүвәл» һәм «соңыннан» фотоларын һәм видеоларын бастырып чыгарырга кирәк. Иң актив катнашучыларны экопризлар көтә. 

Чараның нечкәлекләре, иҗтимагый җыештыру урыннары һәм аерым җыю кагыйдәләре сайтта урнаштырылган https://генуборки.национальныепроекты.рф/. Биредә үз локацияңне тәкъдим итеп, #генуборки һәм #нацпроектэкология хештеглары белән тематик пост урнаштырып, катнашучы сертификаты алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International