«Чиста уеннар» сезоны башланды

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

24 апрельдә «Эковесна 2021» үзәк республика өмәсе кысаларында сезонның беренче уены узачак.

Командаларга билгеле бер территориядә чүп-чарны тиз арада җыярга, аны өч фракциягә бүләргә кирәк. Чүп-чар белән җыелган һәр капчык өчен командаларга мобиль кушымтада баллар өстәлә.

Иң күп балл җыйган командалар чара партнерларыннан кыйммәтле призлар алалар.

Төп приз – Зәңгәр күлгә чумып карау өчен сертификат.

Чарада катнашу өчен:

- 3-4 кешелек командага берләшергә;

- 22 апрельгә кадәр https://clck.ru/ULtbF сылтамасы буенча 18.00 сәгатькә кадәр алдан теркәлү узарга кирәк.

Акциядә катнашу өчен инвентарь урында биреләчәк. Катнашучыларны җыю һәм теркәү 2021 елның 24 апрелендә 09:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр «Франт» сәүдә үзәге янындагы парковкада узачак.

Чара программасында шулай ук тематик мастер-класслар, концерт программасы һәм кыр кухнясы да бар. Үзегез белән шәхси тәлинкә, кружка һәм кашык алырга онытмагыз.

Чиста уеннар «Эковесна 2021» үзәк республика өмәсе кысаларында үткәрелә. Өмәне оештыручылар – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Казан шәһәренең Совет районы администрациясе һәм Татарстан Республикасының иҗтимагый берләшмәләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International