Апаста 147 кв. м мәйданлы чүплек бетерелгән

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Апас шәһәр тибындагы бистәсендә рөхсәтсез агач калдыклары, шулай ук биналарны сүтүдән барлыкка килгән законсыз чүплек урынын ачыклаган. Чүпләнгән территориянең мәйданы – 147 кв.метр, күләме – 85 куб.метр.

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы башкарма комитеты әлеге чүплекне бетерү буенча оператив чаралар күргән. Хәзерге вакытта территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International