ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
16 сентябрь – Халыкара Озон катламын саклау көне. Бу көндә Татарстанның мәгариф оешмаларында “Чисталык дәресе” дигән табигать саклау һәм экологик белем бирү акциясе үткәреләчәк. Аның максаты – экологик белемнәрне тарату һәм яшь буында табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш тәрбияләү.

6
сентябрь, 2013 ел
җомга
“Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә, Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында “Индустриаль экология һәм куркынычсызлык” VIII халыкара фәнни-практик конференциясе булып узды.
Соңгы елларда үткәрелгән “Индустриаль экология һәм куркынычсызлык” конференцияләре нәтиҗәле булдылар, күп кенә индустрия һәм фән тармакларындагы белгечләрнең экологик куркынычсызлык һәм табигатьтән рациональ файдалану өлкәсендәге мәсьәләләр буенча нәтиҗәле хезмәттәшлегенә булыштылар.
Бәхилләшү һәм җеназа Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә уздырылды. Татарстанның беренче Әйләнә-тирәлекне саклау һәм экология министры белән бәхилләшергә йөзләрчә кеше – туганнары, дуслары, коллегалары, якыннары килде. Филармония залында Анатолий Иванович Щеповских истәлегенә тирән ихтирам сүзләре әйтелде:
Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры:
 “Бүген Анатолий Ивановичның коллегалары гына түгел, якыннары гына түгел, ә бөтен республика Татарстанның беренче әйләнә-тирәлекне саклау һәм табигый байлыклар министрын югалту уңаеннан кайгы кичерә.

5
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
4 сентябрьдә Татарстан Республикасының беренче Әйләнә-тирәлекне саклау һәм табигый байлыклар министры, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының һәм Татарстан буенча Россия табигать күзәтчелеге идарәсенең иҗтимагый советлары рәисе, Түбән Кама муниципаль районы башлыгының әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләре буенча киңәшчесе, Россия Экологик Академиясе академигы, география фәннәре кандидаты Анатолий Иванович Щеповских вафат булды.
Бәхилләшү һәм җеназа 6 сентябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында уздырылды. Мәрхүм Лаеш районы Орловка зиратына җирләнде.

4
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре Анатолий Иванович Щеповскихның үлеме уңаеннан, аның туганнары һәм якыннары белән бергә, кайгы кичерәләр. Бүген Татарстанның экология җәмгыяте кире кайтаргысыз югалтуга дучар булды. Анатолий Иванович Щеповских 1993 елдан 2001 елга кадәр Татарстан Әйләнә-тирәлекне саклау һәм табигый байлыклар министры булып торды, гомеренең озак елларын республиканың әйләнә-тирәлеген саклауга багышлады. Бөтен тәҗрибәсен һәм белемнәрен файдаланып, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының, Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсенең иҗтимагый советларын җитәкләде, соңгы көннәренәчә Түбән Кама районы башлыгының әйләнә-тирәлекне саклау буенча киңәшчесе булды. Аның һөнәри осталыгы, принципиальлеге, эш сөючәнлеге һәм абруе аркылы Татарстанның экологик куркынычсызлыгы тәэмин ителде.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Анатолий Ивановичның вакытсыз үлеме уңаеннан аның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын чын күңелдән уртаклаша. Аны һәр таныш кешесе хөрмәт итә иде. Хәтерләрдә озак сакланыр... Кайгырабыз, мәңге онытмабыз...
Казанда Татарстан нефть-газ химиясе форумы үз эшен башлады. Чара “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә уза. Аны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Нефть-газ промышленниклары берлеге президенты Геннадий Шмаль, Башкортстан Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Шаронов, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов һәм башкалар катнашты.

3
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
           Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының “Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экологик министрлыгының 31 декабрь, 2010 ел, № 579 боерыгы белән расланган Атмосфера һавасына дәүләт хисабына һәм нормалаштыруына караган зарарлы (пычраткыч) матдәләр ташлау чыганакларын аныклау тәртибенә үзгәрешләр кертү турындагы” 18 июль, 2013 ел, № 249 боерыгы гамәлгә керде. Боерык белән атмосфера һавасына дәүләт хисабына һәм нормативларына караган зарарлы (пычраткыч) матдәләр ташлау чыганакларын ачыклау тәртибенә радиоактив матдәләр ташлау чыганаклары өлешендә төгәллек кертелә.
           Россия Табигать министрлыгының “2014 елда 5 класслы радиоактив калдыкларны күмүгә тарифларны билгеләү турындагы” 18 июль 2013 ел, № 248 боерыгы үз көченә керде. Документ белән 5 класслы радиоактив калдыкларны күмүнең чираттагы исәпләү-көйләү дәверенә – 2014 елга тарифлары билгеләнә.

2
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
         2 сентябрьдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Апас районында Белем көненә багышланган тантаналарда катнашты. Өч мәктәптә булып, укучыларны, ата-аналарны һәм педагогларны Белем көне белән котлады. Шул мәктәпләрнең берсе, Борнаш урта мәктәбе быел гына төзелгән, андагы беренче звонок 87 укучы өчен яңгырады. И.Насыйбуллин исемендәге Чирмешән урта мәктәбенә (1982 елгы) һәм Килдураз урта мәктәбенә (1953 елгы) капиталь ремонт ясалган.
        4 – 6 сентябрьдә Казан ярминкәсендә Татарстан нефть-газ химиясе форумы уздырыла. Максаты – Идел буе регионының нефть һәм химия тармаклары предприятиеләренә яңа технологияләр һәм җиһазлар иңдерү, регион-ара һәм халыкара хезмәттәшлекне киңәйтү һәм ныгыту, фәнни потенциалны, фәнни тармак программаларын үстерүгә булышу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International