Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Экология
һәм табигать ресурслары министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының миссиясе
Министрлыкның 30 еллыгы
Министрлык тарихы
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Структура
Министрлык коллегияләре
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы каршындагы Иҗтимагый шура
Фәнни-техник совет
Ведомствога караган оешмалар
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы территориаль идарәләре исемлеге
Министрлык логотибы
Эшчәнлек
Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлеге
Илкүләм проектлар
Конференцияләр, бәйгеләр, СЮКО ярдәм итү
Министрлык эшчәнлеге
Экология буенча дәүләт күзәтчелеге
Геология буенча дәүләт күзәтчелеге
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Планнар һәм программалар
Аналитик һәм статистик материаллар
Коррупциягә каршы көрәш
Кадрлар турында
Белешмә системалары, кадастрлар, реестрлар
Вәзгыятьләр үзәге
Цифрлы үзгәртеп кору
Файдалы мәгълүматлар
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Федераль норматив хокукый актлар
Нормативно-правовые акты Республики Татарстан
Җайга салу йогынтысын бәяләү
ТР ЭТРМ документлары
Министрлыкта эшләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Бүтән норматив-хокукый актлар
ТР ЭТРМ норматив хокукый актларын гамәлдән чыккан дип тану турындагы эшләр буенча суд карарлары турында белешмәләр
ТР ЭТРМ һәм ТИ норматив хокукый актларына, гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерүнең суд һәм арбитраж тәртибе
Прокурор аңлата
Матбугат хезмәте
Презентацияләр
Татарстан Республикасы табигате һәм табигать ресурслары. Рәсемле энциклопедия
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чараларында басылган материаллар
"С чистого листа" журналы
"Зеленушка" журналы
“Экология Татарстана” журналы
Еш бирелә торган сораулар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен
Интернет кабул итү бүлмәсе
Кирәкле мәгълүматлар
Министрлык җитәкчелегенең физик һәм юридик затларны кабул итү вакыты
Норматив документлар
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының гамәлләренә, гамәл кылмавына шикаять белдерү тәртибе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү анализы
Министрлыкта гражданнарны бердәм кабул итү көне буенча хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы
Казанда Татарстан нефть-газ химиясе форумы уздырыла
2013 елның 2 сентябре, дүшәмбе
4 – 6 сентябрьдә Казан ярминкәсендә Татарстан нефть-газ химиясе форумы уздырыла. Максаты – Идел буе регионының нефть һәм химия тармаклары предприятиеләренә яңа технологияләр һәм җиһазлар иңдерү, регион-ара һәм халыкара хезмәттәшлекне киңәйтү һәм ныгыту, фәнни потенциалны, фәнни тармак программаларын үстерүгә булышу.
Быелгы форум түбәндәге дүрт иң мөһим тармак күргәзмәләрен берләштерә:
– 20нче халыкара махсуслашкан “НЕФТЬ, ГАЗ. НЕФТЬ ХИМИЯСЕ” күргәзмәсе, ул Россиянең иң эре өч региональ нефть-газ күргәзмә чаралары исәбенә керә, экономиканы, технологик инфраструктураны үстерү һәм Россия нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләрен техник яңарту өчен аеруча әһәмиятле;
– 8нче махсуслашкан “XXI гасыр экотехнологияләре һәм җиһазлары” күргәзмәсе, Татарстанның Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елына багышлана;
– 4нче махсуслашкан “Пластик & Каучук” күргәзмәсе – синтетик каучук, шиннәр, пластмассалар, синтетик сумалалар һәм химик-фармацевтик продукция җитештерү буенча алдынгы казанышларны күрсәтүче бердәнбер региональ чара;
– 3нче махсуслашкан “GEO-КАЗАН: Геологик эзләнүләр. Геодезия. Картография” күргәзмәсе – файдалы казылмалар эзләүнең инновацион геологик һәм геофизик алымнарын үстерү һәм куллану өчен уңайлы шартлар булдыру, шулай ук иң яңа геоинформатик эшләнмәләрне һәм технологияләрне үстерү һәм иңдерү максатындагы күргәзмә проекты;
Татарстан нефть-газ химиясе форумы өч көн буе актив эшчәнлек мәйданы булып торачак, аның кысаларында түбәндәгеләр уздырылачак:
– 4-6 сентябрьдә “Нефть яткылыкларын соңгы стадиядә эшкәртүнең нәтиҗәлелеген күтәрү проблемалары” халыкара фәнни-практик конференциясе.
Оештыручысы: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе;
– 4-5 сентябрьдә “Сыекча һәм газларның чыгымын һәм микъдарын үлчәүне метрологик тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре” халыкара метрология конференциясе.
Оештыручысы: “Бөтенроссия расходометрия фәнни тикшеренү институты” ФДУП;
– 4 сентябрьдә “Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү тармагын үстерүнең төп тенденцияләре” фәнни-практик конференциясе.
– 4 сентябрьдә “Капиталь төзелештә республикада җитештерелгән нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү” Түгәрәк өстәле, анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
– 4 сентябрьдә “Юл төзелешендә республикада җитештерелгән нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү” Түгәрәк өстәле, анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
– 4 сентябрьдә Иң яхшы экспонат, проект яки техник алым конкурсы.
Оештыручылары: Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Индустрия һәм сәүдә министрлыгы, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе, “Татнефть” ААҖ, “ТАИФ” ААҖ, “Нефтеконсорциум” ЯАҖ һәм “Казан ярминкәсе” ААҖ;
– 5 сентябрьдә Индустриаль автоматлаштыру буенча халыкара фәнни-практик конференция.
Оештыручысы: “Иокогава Электрик СНГ” ҖЧҖ;
– 5 сентябрьдә “Заманча геодезия һәм геотирәлек технологияләре” халыкара фәнни-практик конференциясе.
Оештыручысы: Trimble Express;
– 5 сентябрьдә “Нефть чыгару, ташу һәм әзерләү процессларында дифферентлаучы химик технологияләр” Түгәрәк өстәле.
Оештыручысы: “Мастер кемикалз” ҖЧҖ;
– 6 сентябрьдә “Индустриаль экология һәм куркынычсызлык” VIII халыкара фәнни-практик конференциясе.
Оештыручысы: Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы;
– 6 сентябрьдә “Геодезиянең һәм геоинформацион системаларның актуаль мәсьәләләре” II фәнни-практик конференциясе.
Оештыручылары: Татарстан Информатизация һәм элемтә министрлыгы, “Татарстан Республикасы информацион технологияләр үзәге” ДУП, Казан (Идел буе) федераль университеты.
– 6 сентябрьдә предприятие технологларының, механикларының һәм энергетикларының Россия һәм республика предприятиеләре арасында партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыру, контрактлар төзү максатындагы Бизнес-очрашулары,
Форумда Россиядән һәм чит илләрдән килгән 1800дән артык делегат катнашачак, алар арасында галимнәр, алдынгы тармак компанияләре җитәкчеләре, нефть-газ химиясе, приборлар төзү, машина төзү, электроника һәм башка индустрия тармаклары белгечләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре бар.
Өстәмә белешмәләр: “Казан ярминкәсе” ААҖ, 420059, Казан, Оренбург тракты, 8. Тел./факс: (843) 570-51-14, 570-51-11 (тәүлек буе). Факс: (843) 570-51-23. E-mail: d2@expokazan.ru, info@expokazan.ru, www.oilexpo.ru, www.expoecology.ru, www.plasticexpokazan.ru, www.geoexpokazan.ru, www.expokazan.ru.
Министрлыкның матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Татарстанда 2026 елда экологик иминлеккә 3 млрд сумга якын инвестициялиләр
«Экологик иминлек» яңа илкүләм проекты кысаларында Татарстан 8 табигатьне саклау инициативасын гамәлгә ашыруны планлаштырган, гомуми финанслау почта 3 млрд.сум. Акчаларның төп өлеше «Россия суы» федераль проектына юнәлдереләчәк, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта экология министры Азат Җиһаншин.
Татарстан язны киң колачлы экологик кампания белән каршы ала: елгаларны чистартудан алып Кызыл китапка кертелгән лачыннар чыгаруга кадәр
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта чыгыш ясады. Чара санитар-экологик икеайлыкка старт алуга һәм «экологик иминлек»милли проекты кысаларында 2026 елга табигатьне саклау эшләре планнарына багышланган иде.
30
март, 2026 ел
Экология министры Азат Җиһаншин Экология министрлыгы хезмәткәрләренә күкрәк билгеләре һәм таныклыклар тапшырды
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин структур һәм территориаль бүлекчәләр җитәкчеләре белән атналык аппарат киңәшмәсендә ведомство хезмәткәрләренә күкрәк билгеләре һәм хезмәт таныклыклары тапшырды.
Экологлар Яр Чаллыда санкцияләнмәгән чүплекне теркәгәннәр
Чаллы шәһәре территориясен мониторинглау кысаларында Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз