«Атмосфера һавасына зарарлы (пычраткыч) матдәләр ташлау чыганакларын аныклау тәртибенә үзгәрешләр кертү турындагы» боерык гамәлгә керде

2013 елның 3 сентябре, сишәмбе
          Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының “Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экологик министрлыгының 31 декабрь, 2010 ел, № 579 боерыгы белән расланган Атмосфера һавасына дәүләт хисабына һәм нормалаштыруына караган зарарлы (пычраткыч) матдәләр ташлау чыганакларын аныклау тәртибенә үзгәрешләр кертү турындагы” 18 июль, 2013 ел, № 249 боерыгы гамәлгә керде. Боерык белән атмосфера һавасына дәүләт хисабына һәм нормативларына караган зарарлы (пычраткыч) матдәләр ташлау чыганакларын ачыклау тәртибенә радиоактив матдәләр ташлау чыганаклары өлешендә төгәллек кертелә.
          Төгәлләнгән Тәртип буенча, дәүләт хисабына һәм нормалаштыруына суммар ташлаулары таралып бетүне исәпкә алмыйча шәхси еллык нәтиҗә дозасын 10 мкЗв.тан арттыра торган радиоактив матдәләр ташлау чыганаклар гына алыначак.
          Шулай итеп, йогынтысы аз һәм бернинди шартларда да халыкны минималь әһәмиятле нәтиҗә дозасы елына 10 мкЗв.тан артык нурландыруга китерми торган радиоактив матдәләр ташлау чыганакларын дәүләт хисабына һәм нормалаштыруына алу кирәклеге бетерелә. Бу норма халыкара кимәлдә билгеләнгән һәм радиация чыганакларының шуннан да ары булса контроль ясалырга тиешле түбәнге кимәлен билгеләү өчен кулланыла.
        Аннан тыш, боерык белән чыганактан ташлана торган һәм дәүләт исәбенә һәм нормалаштыруына алынырга тиешле радиоактив матдәләр исемлеге халыкны нурландыруның еллык нәтиҗә дозасына суммада 99% һәм күбрәк өлеш кертә торган радиоактив матдәләр белән чикләтелә.
      Күп кенә хуҗалык субъектларына бу норма дәүләт хисабына һәм нормалаштыруына алынырга тиешле ташландык радиоактив матдәләр исемлеген йогынты ягыннан иң әһәмиятле матдәләр белән генә чикләргә мөмкинлек бирә.
          Белешмә Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы сайтыннан.

          ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International