Экология министры Артем Сидоров Апас балаларын яңа уку елы белән котлады

2013 елның 2 сентябре, дүшәмбе
       2 сентябрьдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Апас районында Белем көненә багышланган тантаналарда катнашты. Өч мәктәптә булып, укучыларны, ата-аналарны һәм педагогларны Белем көне белән котлады. Шул мәктәпләрнең берсе, Борнаш урта мәктәбе быел гына төзелгән, андагы беренче звонок 87 укучы өчен яңгырады. И.Насыйбуллин исемендәге Чирмешән урта мәктәбенә (1982 елгы) һәм Килдураз урта мәктәбенә (1953 елгы) капиталь ремонт ясалган.
       Апас районында 2013 елның 2 сентябрендә урта белем мәктәпләренә барлыгы 1955 бала җыелды, шуларның 177се – беренче класска.
         Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International