Татарстан нефть-газ химиясе форумы ачылды

2013 елның 4 сентябре, чәршәмбе
Казанда Татарстан нефть-газ химиясе форумы үз эшен башлады. Чара “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә уза. Аны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Нефть-газ промышленниклары берлеге президенты Геннадий Шмаль, Башкортстан Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Шаронов, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов һәм башкалар катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең тәбрикләү чыгышында әйткәнчә, быелгы форум аеруча истәлекле вакыйгага – Татарстан территориясендә нефть яткылыкларын эшкәртә башлауның 70 еллыгына багышлана.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук бу форумда Татарстанның нефть-газ химиясе индустриясе өчен дөньяның ун иленнән алдынгы технологияләр һәм иң яңа җиһазлар тәкъдим итүче 250 Россия һәм чит ил предприятиесе катнашуын, белгечләрнең монда тәҗрибә уртаклаша, заманча технологияләр белән таныша алачагын әйтте һәм катнашучыларга эшләрендә уңышлар теләде.
Россия Федерациясе Нефть-газ промышленниклары берлеге президенты Геннадий Шмаль Казан форумының Россия нефть-газ тармагы тормышында аерылгысыз бер өлешкә әверелүен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Татарстан нефтьчеләре яңа эшләнмәләр иңдерүдә лидерлар булып тора.
Башкортстан Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Шаронов Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитовның котлавын укыды. Башкортстан нефть һәм химия мәсьәләләре буенча Татарстан белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә, чөнки ике республиканың уртак проблемалары бар, һәм аларны күмәк көч белән уңышлы хәл итеп була, дигән сүзләр дә бар иде котлауда.
Рөстәм Миңнеханов күргәзмәгә куелган экспонатлары, проектлары яки техник эшләнмәләре Гран-прига лаек булган берничә компания җитәкчесенә дипломнар тапшырды. Югары бүләкләргә төрле номинацияләрдә “Түбән Кама-нефтехим” ААҖ, “Татнефть” ААҖ исеменнән ТатНИПИнефть (ике номинациядә), “Газпром Трансгаз Казан”, “РИТЭК” компанияләре һәм башкалар лаек булды.
Күргәзмә павильонына катнашучы компанияләрнең стендлары куелган иде. “Татнефть” компанияләр төркеменең киң күләмле юбилей экспозициясенә янәшәдә бу юлы якын тармакларда эшләүче нефть сервисы компанияләре һәм предприятиеләренең стендлары да торды. Башкортстанның нефть химиясе тармагы компанияләре шактый күләмле күрсәтелде. Күргәзмәдә беренче тапкыр буларак Белоруссиянең “Белнефтехим” дәүләт корпорациясе составына керә торган алты иң эре компаниянең стендлары бердәм блок булып урнаштырылган иде.
Форумны ТР Индустрия һәм сәүдә министрлыгы, “Татнефть” ААҖ, “ТАИФ” ААҖ, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ, “Нефтеконсорциум” ЯАҖ һәм “Казан ярминкәсе” ААҖ оештырганны исегезгә төшерәбез. Быел Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында дүрт тармак күргәзмәсе: 20нче “Нефть, газ. Нефтехимия”; 8нче “XXI гасыр экотехнологияләре һәм җиһазлары”; 4нче “Пластик & Каучук”; 3нче “Geo-Казан: Геологик эзләнүләр. Геодезия. Картография” күргәзмәләре үткәрелә.
Оештыручыларының берсе Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы булган форум өч көн буена эшли. Форум кысаларында “Нефть яткылыкларын соңгы стадиядә эшкәртүнең нәтиҗәлелеген күтәрү проблемалары”, “Сыекча һәм газларның чыгымын һәм микъдарын үлчәүне метрологик тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре”, “Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү тармагын үстерүнең төп тенденцияләре”, “Индустриаль экология һәм куркынычсызлык”, “Геодезиянең һәм геоинформацион системаларның актуаль мәсьәләләре” дигән конференцияләр; “Капиталь төзелештә һәм юл төзелешендә республикада җитештерелгән нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү” түгәрәк өстәле һәм тагын берничә тематик чара уздырыла.
 “Татар-Информ” агентлыгы материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International