Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре Анатолий Иванович Щеповскихның үлеме уңаеннан, аның туганнары һәм якыннары белән бергә, кайгы кичерәләр

2013 елның 4 сентябре, чәршәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре Анатолий Иванович Щеповскихның үлеме уңаеннан, аның туганнары һәм якыннары белән бергә, кайгы кичерәләр. Бүген Татарстанның экология җәмгыяте кире кайтаргысыз югалтуга дучар булды. Анатолий Иванович Щеповских 1993 елдан 2001 елга кадәр Татарстан Әйләнә-тирәлекне саклау һәм табигый байлыклар министры булып торды, гомеренең озак елларын республиканың әйләнә-тирәлеген саклауга багышлады. Бөтен тәҗрибәсен һәм белемнәрен файдаланып, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының, Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсенең иҗтимагый советларын җитәкләде, соңгы көннәренәчә Түбән Кама районы башлыгының әйләнә-тирәлекне саклау буенча киңәшчесе булды. Аның һөнәри осталыгы, принципиальлеге, эш сөючәнлеге һәм абруе аркылы Татарстанның экологик куркынычсызлыгы тәэмин ителде.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Анатолий Ивановичның вакытсыз үлеме уңаеннан аның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын чын күңелдән уртаклаша. Аны һәр таныш кешесе хөрмәт итә иде. Хәтерләрдә озак сакланыр... Кайгырабыз, мәңге онытмабыз...
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International