Экология министрлыгы хезмәткәрләре «Россия чаңгы юлы» күмәк узышында катнаштылар

2014 елның 9 феврале, якшәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре “Россия чаңгы юллары” XXXII ачык Бөтенроссия күмәк чаңгы узышында катнаштылар. Быел ул шушы көннәрдә Сочи шәһәрендә уза торган XXII кышкы олимпия уеннарына багышланды. Казанлылар 2014 метрлы дистанциядә узыштылар. Төп ярышлар Урман арты бистәсендәге “Кояшлы” савыктыру лагеры каршында уздырылды. Аннан тыш, “Россия чаңгы юлы-2014” Идел буе районы Имәнлек урамының урман паркы зонасында һәм Совет районы Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта булып узды.
Ярышлар программасы күңел ачу чаралары һәм конкурслар белән төгәлләнде.
Быел “Россия чаңгы юлы” ярышлары Россия Федерациясенең 71 регионында уздырылды.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International