Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсендә 2013 елгы эшләргә йомгак ясалды

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсендә, Министр урынбасары – республиканың табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов катнашында, “2013 елгы эш йомгаклары һәм 2014 елга бурычлар билгеләү” дип аталган киңәшмә уздырылды.
Дәүләти экологик күзәтчелек функцияләрен үтәү кысаларында Төньяк территориаль идарәсе 2013 елда барлыгы 349 тикшерү үткәргән, шуларда 321 хокук бозу ачыкланган һәм бетерелгән.
Ачыкланган хокук бозулар буенча Төньяк территориаль идарә белгечләре 291 административ беркетмә төзегәннәр. Барлыгы 781 мең сумлык штраф салынган, шуның 645 мең сумы түләтелгән.
Табигать саклау законнарын тупас бозучыларга карата 13 миллион сумлык зыянны каплау турында 6 суд дәгъвәсе белдерелгән.
Халык контроле системасы буенча Төньяк ТИ адресына 1.01.2012 – 04.02.2014 чорында 5 мөрәҗәгать кергән (4 мөрәҗәгать “Гариза хәл ителгән” статусында, 1 мөрәҗәгать “Аңлатмалы кире кагу” статусында).
Рәмил Низамов каты көнкүреш калдыкларын җыю, ташу һәм утильләштерү системасына контроль һәм әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты өчен түләтүләр буенча эшләрне көчәйтү бурычын йөкләде.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International