Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе эшчәнлегенә йомгаклар

2014 елның 11 феврале, сишәмбе
Түбән Камада Министрлыкның Кама аръягы территориаль идарәсенең “2013 елгы йомгаклар һәм 2014 елга бурычлар турында” киңәшмәсе булып узды, анда Министр урынбасары – Татарстанның Табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов катнашты.
Дәүләти экологик күзәтчелек функцияләрен үтәү кысаларында Кама аръягы территориаль идарәсе 2013 елда барлыгы 320 тикшерү үткәргән. Нәтиҗәдә 324 бозыш ачыкланган, 271е бетерелгән. Инспекторлар тарафыннан административ хокук бозулар турында 307 беркетмә төзелгән. Ике миллион сумнан артык административ штраф салынган, шуның 1 577 266 сумы түләтелгән.
Табигать саклау законнарын тупас бозган өчен судларга 257.821 мең сумлык 4 дәгъвә юнәлтелгән, 269.009 мең сум түләтелгән.
Халык контроле системасы аша Идел аръягы территориаль идарәсенә 1.01.2012 – 6.02.2014 дәверендә 12 мөрәҗәгать җибәрелгән (11 мөрәҗәгать “Гариза хәл ителде” статусында, 1 мөрәҗәгать дәлилле кире кагу статусында).
2014 елга төп бурычлар булып дәүләти экологик контроль барышында табигать саклау законнарын бозуларны активрак ачыклау, табигатьтән файдаланучыларның рөхсәт документларын дөрес үтәвенә контрольне көчәйтү тора.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International