«Экологик культура. Тынычлык һәм татулык» Халыкара проекты

2013 елның 22 ноябре, җомга
Владимир Вернадский исемендәге дәүләттән тыш экология фонды, “Гринлайт” халыкара иҗтимагый экология оешмасы һәм “Гринлайф” регион-ара иҗтимагый экология оешмасы 2014 елгы “Экологик культура. Тынычлык һәм татулык” Халыкара проектында катнашу өчен гаризалар кабул итә башлау турында белдерәләр.
Проектның максаты булып уңайлы әйләнә-тирәлекне саклау, экологик куркынычсызлыкны һәм табигый байлыклардан мөмкин кадәр рациональ файдалануны тәэмин итү, халык аңында халыкара контекстта экологик культура идеяләрен һәм принципларын киң тарату нигезендә бердәм гуманитар тирәлек образы формалаштыру тора.
Оештыручыларның төп бурычы – Россия Федерациясе халкының экологик культурасын формалаштыру һәм үстерү өлкәсендә гамәлдә кулланыла торган, тормышка ашкан проектларны һәм идеяләрне ачыклау. Катнашуга фәнни тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык эшләнмәләре; инновацион технологияләр; әйләнә-тирәлекне саулауга һәм табигый байлыкларны рациональ үзләштерүгә юнәлтелгән иң яңа системалар; экологик белем һәм тәрбия бирү; социаль башлангычлар өлкәләрендә тормышка ашырылган проектлар чакырыла.
“Экологик культура. Тынычлык һәм татулык” Халыкара проектында җиңүчеләр берничә номинация кысаларында билгеләнәчәк:
·                Экологик белем бирү;
·                Экологик тәрбия һәм агарту;
·                Биологик төрлелекне саклау һәм ландшафтларны савыктыру;
·                Индустриядә һәм энергетикада экологик культура;
·                Массакүләм мәгълүмәт чаралары һәм экологик культура;
·                Сәламәтлек экологиясе;
·                Социаль башлангычларның экологик культурасы.
Проект хәйрия нигезендә үткәрелә һәм керү, оештыру кертемнәрен күздә тотмый. Катнашуга гаризалар 2014 елның 31 мартына кадәр (шул көнне дә кертеп) кабул ителә. Катнашу турында өстәмә белешмәләр http://vernadsky.ru,   http://greenlight-int.org сайтларында бирелгән.
Министрлыкның матбугат хезмәте
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International