Рөхсәтсез калдыклар ташлау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия селектор киңәшмәсе булып узды

2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек Федераль службасы идарәсенең Татарстан буенча җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов Россия Табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской рәислегендә узган Бөтенроссия селектор киңәшмәсендә катнаштылар. Киңәшмәдә Россия субъектлары территорияләрендә рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын ачыклау һәм юк итү, шул исәптән җитештерү һәм куллану калдыкларын күмү объектларын бетерү һәм арытаба рекультивацияләү буенча чараларның үтәлеше тикшерелде. Шулай ук әйләнә-тирәлекне саклау буенча региональ программаларның калдыклар белән эш итү өлешендә үтәлеше, программаларда каралган чараларның барышы буенча фикер алышынды.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International