Мамадышта асфальт-бетон заводының эше туктатылды

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе

       Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә Мамадыш районы “Союздорстрой” ААҖнең “СДС-7” филиалының ДС-168 асфальт-бетон заводы атмосферага зарарлы матдәләр чыгара, дигән гариза кергән иде. 2013 елның 16 октябрендә идарә инспекторлары индустриаль ташландыкларга административ тикшерү уздырдылар. Нәтиҗәдә углерод оксиды, корым, азот диоксиды, тузан чыгаруларның чиктән ашуы ачыкланды, бу исә әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясый, кешеләр тормышына һәм саулыгына яный. Шул сәбәпле, Мамадыш район судының 2013 ел 19 ноябрь карары белән “Союздорстрой” ААҖнең “СДС-7” филиалының ДС-168 асфальт-бетон заводы эшчәнлеге 90 тәүлеккә туктатылды.
            Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе материаллары буенча.

Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International