Мәскәүдә Бөтенроссия байдаркада һәм каноэда ишү федерациясе конференциясе бара

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Бөтенроссия байдаркада һәм каноэда ишү федерациясенең Мәскәүдә узучы хисап конференциясендә катнаша. Исегезгә төшерәбез: 2013 елның октябрендә Артем Сидоров Татарстан Республикасы Байдаркада һәм каноэда ишү федерациясенең президенты итеп сайланган иде. Конференциянең көн тәртибендә 12 мәсьәлә, шулар арасында Федерация президентының 2012-2013 еллар өчен хисабы һәм 2014-2016 елларда байдаркада һәм каноэда ишү спортын үстерү программасының төп кагыйдәләрен тикшерү дә бар.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International