«Сыерчыклар кайтты» акциясе башланды

2014 елның 5 марты, чәршәмбе
Казанда халыкара кошлар көненә багышланган “Сыерчыклар кайтты” еллык социаль акциясе башланды. Анда республика балалары сыерчык оялары һәм кош җимлекләре ясау буенча ярышачаклар. Төп максатлар – инструментлар белән эш итәргә өйрәтү, әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш тәрбияләү, һәм бигрәк тә – конкурста катнашучыларга глобаль экологик проблемаларны чишүгә үз өлешләрен кертергә мөмкинлек бирү.
“Сыерчыклар кайтты” акциясенә йомгак 2014 елның 13 апрелендә 10.00дә Горький исемендәге Үзәк паркта ясала, анда балаларның иҗат коллективлары, бию командалары катнашында киң шоу-программа, төрле конкурслар үткәреләчәк.
Акцияне Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм “Максидом” компаниясе оештыра.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International