Үзәк территориаль идарә инспекторлары законсыз ком чыгару фактын ачыклады

2014 елның 1 марты, шимбә
27 февральдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Питрәч районының санитар-экологик торышын тикшерү буенча рейд үткәрделәр. Аның барышында Колай авылы территориясендә киң таралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару факты ачыкланды. Бер урында 9 йөк автомобиле һәм 1 экскаватор эшли иде. Бергәләп эш итү өчен шунда Питрәч районы буенча Эчке эшләр министрлыгының УУП һәм ПДН бүлеге участковые, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекторы, патруль-пост хезмәте полицейские чакырылды. Йөк машиналарын йөртүчеләрнең документлары тикшерелде, физик затларга РФ Адм. Хокук бозулар Кодексының “Җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалану” 7.3 ст. 1 өлеше буенча ике беркетмә төзелде. Питрәч районы полиция бүлеге шул административ хокук бозуга бәйле кешеләрне ачыклау чаралары күрә. Экология министрлыгы киң таралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару нәтиҗәсендә килгән зыянны исәпләячәк.
Министрлык белешмәләре буенча, санкциясез карьерның иңе-буе 20 х 30 метр, тирәнлеге 4.5 метр. Алдан исәпләүгә караганда, 2700 кубометр карьер комы чыгарылган.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International