«Экология» V Халыкара форумында 700дән артык делегат катнашты

2014 елның 5 марты, чәршәмбе
Санкт-Петербургта узган “Экология” V Халыкара форумында төрле регионнардан килгән 700дән арты делегат: 30 чит илдән һәм илебезнең 50 төбәгеннән килгән региональ һәм федераль хакимият органнары, бизнес җәмгыятьләре, коммерциясез оешмалар вәкилләре катнашты.
Форумда күргәзмә һәм конгресс программалары бар иде. Беренче чиратта су ресурслары өлкәсендәге табигать саклау политикасы, шулай ук җитештерү процесслары, атап әйткәндә индустриаль юынтыларны чистарту мәсьәләләре каралды. Су ресурсларын экологик саклауда бизнесның хакимият белән хезмәттәшлеге, иҗтимагый экологик контроль мәсьәләләре дә тикшерелде. Форумның күргәзмә өлешендә делегатлар су ресурслары һәм тулаем экологияне саклау өлкәсендәге региональ һәм халыкара инновацион проектларны: файдалы казылмаларны үзләштерүнең, су бирүнең куркынычсыз технологияләрен, техноген пычрату нәтиҗәләрен бетерү технологияләрен күрсәттеләр.
Форумның төп эш нәтиҗәсе – тәкъдимнәрне чагылдырган резолюция булды, ул федераль һәм региональ хакимият органнарына җибәреләчәк.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International