РФ Дәүләт Думасында «Россия Федерациясенең экологик үсеше өлкәсендә дәүләт политикасын хокукый тәэмин итү» дигән парламент тыңлаулары булып узды

2014 елның 5 марты, чәршәмбе
Россия Федерациясе Дәүләт Думасында Табигый байлыклар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты “Россия Федерациясенең экологик үсеше өлкәсендә дәүләт политикасын хокукый тәэмин итү” дигән темага парламент тыңлаулары үткәрде. Чарада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов та катнашты.
Парламент тыңлауларында әйтелгәнчә, Россия Федерациясенең әйләнә-тирәлекне саклау елы соңгы уннарча елдагы иң эре табигать саклау проектына әверелгән. Әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләсе Россиянең һәр кешесенә барып җиткән һәм экологик җаваплылык, табигатьне саклау идеяләрен киң таратуга булышкан. Гражданнарның үз төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә уңайлы экологик хәл булдыру белән кызыксынуын арттырган.
Россия Федерациясенең Экологик үсеш өлкәсендәге дәүләт политикасы нигезләрендә билгеләнгән бурычларны тормышка ашыруның хокукый инструментлары тикшерелде.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International