Экология министры ЮНИДО вәкилләре белән очрашты

2014 елның 4 марты, сишәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Министр Артем Сидоров ЮНИДОның Су ресурслары идарәсенең бүлек башлыгы урынбасары Кристиан Сюзан һәм ЮНИДО Проектының Россиядәге милли координаторы Борис Мельничук белән очрашты.
Очрашу барышында “Экологик чиста технологияләрне тапшыру максатында су объектларын пычрату чыганакларын ачыклау, бәяләү һәм градацияләү” проекты кысаларындагы бәйләнешләр мәсьәләсе тикшерелде.
Артем Сидоров Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының һәм ЮНИДОның Казанда һәм тулаем Татарстанда әйләнә-тирәлекнең сыйфатын күтәрү максатларында арытаба да уңышлы һәм үзара отышлы хезмәттәшлегенә өмет белдерде.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International