Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм “Бердәм Россия” политик партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе экономиканы үстерүнең экологик юнәлешле тотрыклы моделен формалаштыруга, табигый тирәлекнең сыйфатын һәм кеше тормышының экологик шартларын яхшыртуга юнәлтелгән федераль һәм региональ партия проектларын тормышка ашыруны күздә тоткан килешүгә кул куйдылар. Кул кую “Бердәм Россия”нең Идел буе федераль округындагы башкарма комитетлары җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе кысаларында башкарылды. Документ Татарстан Дәүләт Советы рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе секретаре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров имзалары белән беркетелде. Фәрит Мөхәммәтшинның әйтүенчә, килешүнең асылы партия проектларын тормышка ашырудан тора. Алар арасында, аерым алганда, “Җир сәгате” һәм “Автомобильсез көн” акцияләре дә бар. Артем Сидоровның сүзләренә караганда, килешү кысаларында шулай ук һава, су сыйфатын яхшырту, калдыкларны урнаштыру белән бәйле берничә мөһим программаны тормышка ашыруга юнәлтелгән уртак эшләр планы төзелгән. Төп акцент гражданнарны экологик тәрбияләүгә ясала.
Министрлыкның матбугат хезмәте