Казанда Мәктәп балаларының А.М.Терентьев исемендәге XXI Идел буе фәнни-экологик конференциясе бара

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Казан шәһәренең Идел буе районындагы 150нче гимназиядә Мәктәп балаларының А.М.Терентьев исемендәге XXI Идел буе фәнни-экологик конференциясе эшли башлады. Аның максаты – мәктәп балаларының фәнни-тикшеренү эшчәнлеген стимуллау һәм экологик белемнәре кимәлен, белем һәм осталыкларын ачыклау, экологик белем һәм тәрбия бирүнең стандарт булмаган формаларына булышу.

Конференция эшендә Татарстанның 37 районыннан килгән һәм Казанда яшәүче 170тән артык укучы, шулай ук Владимир өлкәсеннән, Удмуртия Республикасыннан килгән вәкилләр катнаша.

Конференция кысаларында гомуми экология, индустриаль һәм химик экология, кеше экологиясе, биоиндикация һәм биомониторинг, биологик төрлелекне саклау, су ресурсларын саклау һәм рациональ куллану, агроэкология, гамәли табигать саклау эшчәнлеге, урбоэкология секцияләре эшли. Мәктәп балаларының докладларында эколо­гиянең төрле аспектлары: кеше һәм әйләнә-тирәлек бәйләнешләре, табигатьнең торышын һәм антропоген комплексларны бәяләү алымнары, табигать саклау эшчәнлеген оптималь­ләштерү, хайваннар һәм үсемлекләр экологиясе тикшерелә, индустриаль, аграр һәм көнкүреш пычратуларын булдырмау мөмкинлекләре анализлана.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International