Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Киров районына рейд оештырды. Рейд барышында Адмиралтейство буасы яр буенда рөхсәтсез кар өеме табылды. Шул бозу буенча “Күн-галантерея фабрикасы” җәмгыятенә карата төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгән һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне бозган өчен административ материал төзелде.
Ел башыннан алып Үзәк территориаль идарә инспекторлары рейдлар барышында барлыгы 64 рөхсәтсез кар ташлау урынын ачыкладылар. Бу эшләрне дәвам итәләр.
Министрлыкның матбугат хезмәте