Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында республикада санитар-экологик икеайлык үткәрүгә багышлаган брифинг булып узды. Анда катнаштылар: Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – ТР табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров, Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин, Кулланучылар хокукларын саклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль службасының ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмас Имамов, Казан шәһәрен тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Рәис Зәйнетдинов.
Министрлар Кабинетының № 430‑р 18.03.2015 карарын үтәү максатында 1 апрельдән башлап республиканың табигать саклау службалары, профильле министрлык һәм тармаклары, предприятие һәм оешмалары, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары икеайлык үткәрүгә керешәләр.
Санитар икеайлык үткәрүгә әзерлек турында Рәмил Низамов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын бетерү эшен нәтиҗәлерәк итү һәм аңа контроль максатыннан, күзәтчелек органнары ачыклаган барлык шундый рөхсәтсез урыннар “Экологик карта” геоинформация системасына (www.ecokarta.tatar.ru) кертеләчәк. Бу системага шулай ук рөхсәтсез чүплекләр турында кайнар элемтә телефоны, электрон почта, “Халык контроле” һәм “Мәктәп экопатруле” системалары аша халыктан кергән барлык белешмәләр дә салыначак.
Республикадагы барлык муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары тарафыннан ярашлы карарлар, күрсәтмәләр кабул ителгән, икеайлык үткәрү эшләрен координацияләү өчен оператив штаблар төзелгән, тармакка караган территорияләрне санитар чистарту, чәршәмбе, шимбә өмәләре үткәрү буенча планнар расланган. Ачыкланган чүплекләр турында белешмәләр аларны юк итү чаралары күрү өчен оператив рәвештә муниципаль районнарның башкарма комитетларына җибәреләчәк. Горький һәм Куйбышев тимер юллары янындагы территорияләр аерым игътибарга алыначак.
Республика территориясендәге җитештерү һәм куллану калдыкларын рөхсәтсез ташлау урыннарын ачыклау максатыннан барлык төр транспорт кулланылачак, муниципаль район территорияләрен һавадан күзәтү планга кертелгән, су объектлары елга транспорты белән тикшереләчәк.
2015 елда су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты үткәрүгә әзерлек кысаларында Казан шәһәрендәге шуңа бәйле объектларның, яр буйларының санитар-экологик торышы игътибарга алыначак. Хәзергә вакытта җәмәгатьчелек инспекторларыннан дружиналар төзелә, волонтерларның экологик хәрәкәте оештырыла.
Министрлыкның матбугат хезмәте