Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллы автоягулык станциясендә мотор ягулыгы парларын рециркуляцияләү системасы белән танышты

2015 елның 31 марты, сишәмбе

Татарстанда автоягулык станцияләрен мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системалары белән җиһазлау дәвам итә. Чаллыда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре “Фобос” ҖЧҖнең Муса Җәлил проспектында урнашкан автоягулык станциясендә нефть продуктларын салуның йомык системасы белән таныштылар. Система мотор ягулыгы парларын резервуарлардан һәм ягулык тарату колонкаларыннан арытаба нефть базаларында рекуперацияләү өчен автоцистерналарга җыюдан тора.

2015 ел азагына кадәрге беренче этапта нефть продуктлары белән тәэмин итү субъектлары үз автоягулык станцияләрен программа срокларында җиһазлыйлар. Чаллыда бүгенгәчә 72 станциянең 35е җиһазланган.

Бу юнәлештәге эшләр ягулык салу объектларыннан пычраткыч матдәләр чыгаруны киметеп, атмосфера һавасына техноген йөкләнешне йомшартырга мөмкинлек бирә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International